ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районындагы «М-7 «Идел» - Сәкинәс» -Омар автомобиль юлын проектлау, реконструкцияләү һәм карап тоту эшләрен башкару буенча дәүләт контракты төзелде.

2022елның 4 маеннан 30 августына кадәр Татарстанның Азнакай муниципаль районында вакытлыча Азнакай - Югары Стәрле - Күк Тәкә автомобиль юлында (км 17+400 - км 24+318) транспорт хәрәкәте ябыла.


22
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында автомобиль транспортында йөк ташучы Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашу узды.

2022 елның 1 маеннан 31 маена кадәр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, аларны озатып йөрүче затларга «Содружество» пассажир компаниясенең барлык шәһәрара поездларында ташламага хокукны раслый торган документлар күрсәтелгән очракта түләүсез йөрү хокукы бирелә.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

30 апрель «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә X Республика ифтары узачак.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертү максатында юл хәрәкәтенең интенсивлыгы мониторингы системасын үстерүне гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты

20 апрельдән 21 апрельгә кадәр "Казан" халыкара аэропорты базасында Росавиация һава транспортының Идел буе төбәкара территориаль идарәсе тарафыннан Росавиация буйсынуында булган территориядә эшчәнлек алып баручы аэропортлар һәм авиакомпанияләр вәкилләре белән еллык методик киңәшмә булып узды.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре санитар-экология икеайлыгында актив катнаша. Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада экология акциясе башланды. Бүгенге көндә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйларыннан подряд оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан 2 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыелды.

Тэги: Санитар-экологик икеайлык

2022елның 25 апреленнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында урнашкан Яңа Чишмә-«Ширәмәт-Кармалы» автомобиль юлының км 12+519 - км 12+919 һәм км 15+339 - км 18+579 участокларында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Амкодор» ААҖ директорлар советы рәисе Александр Шакутин белән очрашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International