Республикада интеллектуаль транспорт системаларын үстерү турында министр урынбасары Артем Чукин «Татарстан» ДТРК радиосында сөйләде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертү максатында юл хәрәкәтенең интенсивлыгы мониторингы системасын үстерүне гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Бу 17 берәмлектән дән артык транспорт детекторы урнаштыру дигән сүз.

Шулай ук Татарстан Республикасы транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасының III этабын гамәлгә ашыру да каралган, аның кысаларында гамәлдәге ярдәмче системаларны бердәм платформага интеграцияләү һәм өстәмә модульләр булдыру планлаштырыла.

Шул исәптән юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын үстерү, ягъни 15 светофор объектын модернизацияләү күздә тотыла. Болар хакында бүген “Татарстан” ДТРК радиосында “Татарстан - илкүләм проектлар” программасында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.

Интервью түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://trt-tv.ru/radio-tatarstana/nacionalnye-proekty/tatarstan-nacionalnye-proekty-21-04-22/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International