Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Амкодор» ААҖ директорлар советы рәисе Александр Шакутин белән очрашты. Эшлекле очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, «Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе» АҖ техник директоры Игорь Осянин катнашты.
Җитәкчеләр Татарстан Республикасында юл-төзелеш техникасын җитештерүдә импортны алыштыру һәм үзара файдалы кооперация мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.