2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районындагы «М-7 «Идел» - Сәкинәс» -Омар автомобиль юлын проектлау, реконструкцияләү һәм карап тоту эшләрен башкару буенча дәүләт контракты төзелде.
Әлеге юл федераль әһәмияттәге М-7 «Идел» автомобиль юлыннан Омар торак пунктына илтә. Финанслауның суммасы 408 млн сум тәшкил итә. Контрактны үтәү вакыты 2022 - 2024 еллар.
Дәүләт контракты шартлары буенча проект-эзләнү эшләрен башкару, юл-төзелеш эшләрен башкару, шулай ук объектны подряд оешмасы тарафыннан карап тоту каралган. Юлны төзекләндерү автомобиль юлының үткәрүчәнлеген арттырачак, транспортның имин хәрәктенә уңай тәэсир итәчәк.
Милли проектлар Россиядә 2019 елдан бирле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Белешмә өчен: дәүләт контрактларын төзү бер подрядчы оешманың юл эшләренең тулы комплексын (проектлау, төзү/реконструкцияләү, карап тотуга) башкаруга мөмкинлек бирә.