«Казан» аэропорты мәйданчыгында аэропортлар һәм авиакомпанияләрнең авиация куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

20 апрельдән 21 апрельгә кадәр "Казан" халыкара аэропорты базасында Росавиация һава транспортының Идел буе төбәкара территориаль идарәсе тарафыннан Росавиация буйсынуында булган территориядә эшчәнлек алып баручы аэропортлар һәм авиакомпанияләр вәкилләре белән еллык методик киңәшмә булып узды.

Киңәшмә Росавиация Идел буе төбәкара территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Олег Боряев рәислегендә узды. Чарада Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты» АҖ генераль директоры Сергей Романцов, Самара, Ульяновск, Ырынбур, Уфа аэропортлары һәм авиакомпанияләре җитәкчеләре һәм генераль директор урынбасарлары, авиация куркынычсызлыгы буенча киңәшчеләр, авиация куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчеләре, Идел буе Федераль округының башка шәһәрләре аэропорт һәм авиакомпанияләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә 2021 ел эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Чара барышында аэропорт объектларын саклауны оештыру мәсьәләләре каралды, тикшерү пунктларының торышына, аларны карау, тикшерү техник системалары һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландыруга анализ ясалды. Шулай ук авиация куркынычсызлыгы хезмәтләренең транспорт куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча аэропортның башка бүлекчәләре белән үзара хезмәттәшлеге, инструктажлар үткәрү һәм уку тикшерүләре уздыру тәртибе билгеләнде. Транспорт куркынычсызлыгы өлкәсендәге белгечләр әзерләүгә, тикшерүләр уздырганда катлаулы пассажирлар белән авиация куркынычсызлыгы системасы эшен оештыруга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International