Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре санитар-экология икеайлыгында актив катнаша. Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада экология акциясе башланды. Бүгенге көндә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйларыннан подряд оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан 2 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыелды.
“Главтатдортранс” ДКУ караган подрядчы оешма хезмәткәрләре гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юллары тирәсеннән 1260 кубометр каты коммуналь калдыклар җыелды. Көн саен чистарту чараларында 110 махсус техника һәм 308 артык кеше катнаша.
«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ мәгълүматларына караганда федераль әһәмияттәге автомобиль юллары буйларыннан подрядчы оешмалар көче белән 770 куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелган, көн саен акциядә 120 кеше һәм 45 берәмлек махсус техника җәлеп ителә.
Татарстан Республикасы чикләрендә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы хезмәткәрләре тимер юл буйларын һәм җитештерү участоклары территорияләрен тәртипкә китерде.
Чара барышында 5 санкциясез калдыкларлар урыны ябылган, утильләштерүгә 30 куб.м чамасы чүп-чар тапшырылган. Җыештырылган территориянең гомуми мәйданы 43800 кв.м. тәшкил итә. Чисталык урнаштыруга барлыгы 338 кеше, 41 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Горький тимер юлы буйларын чистартуда 478 кеше катнаша, полигоннарга 63 куб.м. чүп-чар чыгарылган. Тимер юллары тирәсендә урнашкан чистартылган территорияләрнең мәйданы 115 мең 600 кв.м тәшкил итә.
Федераль һәм төбәк юлларын, шулай ук елга, авиа һәм тимер юл вокзалларын юлларын чистарту эшләре дәвам итә.