X Республика ифтары кунаклары өчен 30 апрель көнне өстәмә шәһәрара поездлар билгеләнә

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

30 апрель «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә X Республика ифтары узачак.

Ифтарда катнашучылар өчен Казан - Аэропорт - Казан өстәмә шәһәрара поездлар билгеләнә:  

-7602 номерлы Казан - Аэропорт поезды 8.22 сәгатьтә китә, 8.47 сәгатьтә килеп җитә;

- 7604 номерлы Казан - Аэропорт поезды 16.45 сәгатьтә китә, 17.05 сәгатьтә килеп җитә;

- 7606 номерлы Казан - Аэропорт поезды 17.40 сәгатьтә китә, 18.00 сәгатьтә килеп җитә;

- 7601 номерлы Аэропорт - Казан поезды 21.15 сәгатьтә китә, 21.38 сәгатьтә килеп җитә;

- 7603 номерлы Аэропорт - Казан поезды 23.00 сәгатьтә китә, 23.22 сәгатьтә килеп җитә.

Поездлар тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк. 30 апрель көнне 6708/6709 номерлы Казан - Аэропорт - Казан шәһәрара поездлары расписаниедән чыгарыла.

Тулырак мәгълүматны: https://sodruzhestvoppk.ru сайты һәм 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе эшли) телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International