Яңа Чишмә районында «Ширәмәт-Кармалы» автомобиль юлында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

2022елның 25 апреленнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында урнашкан Яңа Чишмә-«Ширәмәт-Кармалы» автомобиль юлының км 12+519 - км 12+919 һәм км 15+339 - км 18+579 участокларында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла.

Әлеге юл участогына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Машина йөртүчеләргә гомуми кулланылыштагы федераль әһәмияткә ия «Казан-Ырынбур» автомобиль юлы һәм «Әҗәү-Чирмешән-Шонталы» төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Шартлы юл билгеләрен кую һәм әйләнгеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән. Автомобиль йөртүчеләрнең игътибарлы булуын һәм маршрутны алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International