Бүген Городец Губерна колледждында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Милли чемпионатының «Су транспорты судноларын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча ярышлар башланды.
2022 елның 3 маеннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан - Петрозаводск маршруты буенча турыдан-туры рейсларын яңарта. Самолетлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.
Бүген Төркиянең E-Mak компаниясе директорлар советы әгъзасы Али Байындыр җитәкчелегендәге делегация вәкилләре Алабуга автомобиль заводында булдылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Камил Галимов һәм башкалар катнашты.
Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының 42 объектында төзекләндерү эшләрендә «РОСДОРНИИ» ФАУ реестрына кертелгән яңа технологияләр һәм материалларны куллану планлаштырыла. Шул исәптән Казан агломерациясенең 16 объекты, Чаллы агломерациясенең 7 объекты, Түбән Кама агломерациясенең 3 объекты һәм 16 региональ челтәрдә 16 объект бар.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда Идел буе районында урнашкан Салмачи бистәсендәге 3,5 чакрым озынлыктагы Үзәк урамга ремонт ясалачак.
2022 елның 13-14 апрелендә Чиләбе шәһәрендә «Автомобиль юлларын төзекләндерү һәм карап тотуның яңа прогрессив технологияләре» дип исемләнгән ел саен уза торган конференциясе оештырылды.
«Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Бакчачылык җәмгыятьләре инфраструктурасын үстерү» темасы буенча чыгыш ясады.
15 апрельдән 6373нче номерлы Свияжск -Борындык шәһәрара поездының Буа-Борындык участогы расписаниедән алына һәм поезд Свияжск - Буа маршруты буенча хәрәкәт итә башлый.
Республика төбәк юлларында чокырларны ремонтлау эшләре башланды. Бу арада кайнар асфальт-бетон катнашмаларын чыгаручы 20 асфальт-бетон заводы эшкә кереште. Мондый заводлар Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Норлат, Тукай, Чирмешән, Чистай районнарында эшли башлады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Белавтодор» холдингының идарәче компаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Юрий Масюк белән очрашты