Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында автомобиль транспортында йөк ташучы Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашу узды.
Очрашу ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә «ТЭФ «КАМАтранссервис» АҖ, «ТаграС-ТрансСервис» ҖЧҖ, «Кама-Тракс» ТЭК, «Делко» ҖЧҖ, «АК БАРС Лизинг» АҖ, «Сокол» ГК» ҖЧҖ һәм башкалар, шулай ук башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Видеоконференция режимында коммерция оешмалары, йөк ташучы автотранспорт предприятие вәкилләре дә катнашты.
Чараның төп максаты - башкарма хакимият органнары һәм йөк ташучы предприятиеләр арасында диалог төзү.
Ике як вәкилләре импортны алыштыру, транспорт оешмаларына кредит һәм лизинг бирү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Моннан тыш, транспорт комплексына ярдәм чаралары күрсәтү, транспорт маршрутларын булдыру һәм нәтиҗәле логистик чылбырлар төзү дә каралды.
Хәзерге вакытта йөк ташуда килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итүне оештыру максатларында Министрлык тарафыннан ведомствоара эшче төркем төзелә.