Республиканың Азнакай һәм Ютазы районнарында автомобиль юллары вакытлыча ябыла

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

2022елның 4 маеннан 30 августына кадәр Татарстанның Азнакай муниципаль районында вакытлыча Азнакай - Югары Стәрле - Күк Тәкә автомобиль юлында (км 17+400 - км 24+318) транспорт хәрәкәте ябыла.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районында Әбсәләм - Александровка автомобиль юлында (км 1+050 - км 4+350) участогы вакытлыча ябыла. Әлеге чорда участокларны ремонтлау планлаштырыла.

Машина йөртүчеләргә Азнакай районында «Тойкино - Митрофановка», Азнакай - Томытык - Күк-Тәкә, Ютазы районында Азнакай-Ютазы - М-5, "Урыссу - Октябрьский - Әбсәләм - Уба автомобиль юллары тәкъдим ителә.

 Юл билгеләрен урнаштыру һәм транспорт хәрәкәтен әйләнеп узу  схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрнең игътибарлы булуын һәм алдан ук үз маршрутларын планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International