ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Тимерьюлчылар мәдәният сараеның кече залында Юдино тимер юл төененең Хәрби һәм хезмәт даны бүлмәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 29 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 76 очрагы, 49 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 636 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
“РТЮ” ААҖ челтәрендә компания хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен “РТЮ” ААҖ яшьләре” (2011-2015) кысаларында һәм “РТЮ” ААҖнең коллектив килешүе нигезендә “Гаилә альбомы” дип аталган корпоратив социаль проект тормышка ашырыла.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 273 автобус чыккан. Республика юлларында 255 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 152.

17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Автомобиль һәм тимер юллары кисешкән урыннарда авария очракларын булдырмас өчен оештырылган акция 174 нче чакрымдагы тимер юл аркылы чыгу урынында уздырылды.
Горький тимер юлының Казан төбәгендә эшләүче яшь хезмәткәрләр 9 яшьлек авыру бала Ярослав Сухаревка чит илдә дәвалану өчен акча җыю максатыннан оештырылган хәйрия йөгерешендә катнаштылар.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 275 автобус чыккан.
2014 ел нәтиҗәләре буенча Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге Бөгелмә станциясенең янгын поезды коллективы тимер юл челтәренең янгын поездлары хезмәткәрләре арасында җиңүче дип танылган.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 33 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 91 очрагы, 64 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 584 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
17 февральдә “Казан-2” тимер юл вокзалында 13.00 сәгатьтә тактик-махсус укулар башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International