ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 23 февраленнән 6410 нчы номерлы Казан-Сосновка поезды (Казаннан 20:30 кузгала) өчен Ямное станциясе тукталышы (23:42-23:43) кертелә, аннан соң Заструг 23:48-23:49, Сосновкага 23:56 килә.
26 нчы февральдә Зөя-Яшел Үзән аралыгында ремонт эшләре башкару сәбәпле 4 шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 262 автобус чыккан. Республика юлларында 269 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 166.

13
февраль, 2015 ел
җомга
Татарстанда 2011 елның декабреннән такси турында закон гамәлгә кертелә башлады. Җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга барлыгы 17 618 рөхсәт бирелгән.
Бүген Татарстан Республикасы буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсенең 2014 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган киңәшмә булып узды.
272 нче номерлы Мәскәү-Казан поезды Мәскәүдән 6 нчы мартта, 271 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды Казаннан 9 нчы мартта кузгалачак.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 118 автобус чыккан. Республика юлларында 258 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 155.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 28 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 98 очрагы, 65 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 582 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Казан” халыкара аэропорты “Россия һава капкалары” милли премиясенең “Иң яхшы аэропорт-2014” номинациясендә җиңүче булды (елына 2 млн. пассажирга кадәр).
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 21 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 50 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 549 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International