17 февральдә республика юлларында 29 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кешенең гомере өзелгән һәм 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 29 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 76 очрагы, 49 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 636 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Февральнең 17 көне эчендә республикада 164 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 27 кеше һәлак булган һәм 183 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International