“Казан-2” тимер юл вокзалында тактик-махсус укулар үтәчәк

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
17 февральдә “Казан-2” тимер юл вокзалында 13.00 сәгатьтә тактик-махсус укулар башланачак.
Чараның максаты - гадәттән тыш хәл шартларында пассажирларга беренче  медицина ярдәме күрсәтүдә махсус хезмәтләрнең үзара бәйләнешен камилләштерү.
Моннан тыш, укулар вакытында шартлаучан матдәләр хакында килгән хәбәрләргә тәэсир итү тәртибе эшкәртеләчәк.
Мондый укулар вакыт-вакыт тимер юл инфраструктурасы объектларында оештырыла. Мәсәлән, агымдагы елның 5 февралендә тактик-махсус укулар “Казан-1” вокзалында булып узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International