16 февральдә республика юлларында 584 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кешенең гомере өзелгән һәм 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 33 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 91 очрагы, 64 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 584 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International