Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендәге Түгәрәк алан юл дистанциясендә “Игътибар - юл аркылы чыгу урыны” акциясе уздырылды

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
          Автомобиль һәм тимер юллары кисешкән урыннарда авария очракларын булдырмас өчен оештырылган акция 174 нче чакрымдагы тимер юл аркылы чыгу урынында уздырылды. Татарстанда хәрәкәт кызу булган тимер юл аркылы чыгу урыны Түгәрәк Алан бистәсендә. Әлеге урын тимер юл һәм автомобиль транспорты хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен барлык җайланмалар белән дә җиһазландырылган.
Тимерьюлчылар тарафыннан даими рәвештә уздырыла торган профилактика эшләренә карамастан 2014 елда Түгәрәк алан юл дистанциясе карамагындагы зонада 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Өч очракта да юл-транспорт һәлакәтен автомобиль йөртүчеләр китереп чыгарганнар.
 Түгәрәк алан юл дистанциясе хезмәткәрләре ЮХИДИ вәкилләре белән бергәләп ике сәгать буе профилактика эшләре алып бардылар: әңгәмәләр оештырдылар һәм белешмәлекләр тараттылар. Акциянең максаты - транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу нинди нәтиҗәгә китерүе һәм җаваплылык турында искәртү.
Куйбышев тимер юлы хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләргә тимер юллар аркылы чыкканда сак һәм игътибарлы булырга киңәш итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International