ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыганда Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 282 автобус чыккан. Республика юлларында 216 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 113.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан тимер юлларда йөрүчеләргә хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан Горький тимер юлының төбәк полигонында шәһәр яны электр поездлары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.
20 нче февральдә 22.00 сәгатьтән алып Җиңү проспектының Зорге урамындагы 66в йорт янындагы өлеше транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябыла.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 32 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 75 очрагы, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 615 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
2015 ел башыннан Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында тимер юл кичүләре аша чыкканда 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 2се Татарстан Республикасы территориясендә.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Республика юлларында 378 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 275.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
“Көньяк” автовокзалы 20-23 февральдә өлкәара һәм муниципальара юнәлешләрдә өстәмә рейслар оештыра: Оренбург, Уфа, Тольятти, Яр Чаллы, Нурлат, Чирмешән, Әлмәт, Түбән Кама һәм башкалар.
18-28 февральдә Казанда Габишев урамының Сафиуллин урамы белән кисешкән өлеше автотранспорт хәрәкәте өчен ябыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International