Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге Бөгелмә станциясенең янгын поезды тимер юл челтәрендә иң яхшысы дип танылган

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
2014 ел нәтиҗәләре буенча Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге Бөгелмә станциясенең янгын поезды коллективытимер юл челтәренең янгын поездлары хезмәткәрләре арасында җиңүче дип танылган.
Янгын поездлары тимер юл инфраструктурасында янгыннар, аварияләр һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен оештырылган. Бөгелмәнең янгын поезды хезмәткәрләре даими рәвештә профилактик эшләр алып бару сәбәпле хезмәт күрсәтү территориясендә бер янгын очрагы да булмаган. 2014 елда бүлекчә шартлы янгынны сүндерү буенча  5 тапкыр укулар оештырган.
Моннан тыш, 2014 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Бөгелмәнең янгын поезды башлыгы Александр Потапов иң яхшы янгын поезды башлыгы дип танылган.
Мәгълүмат өчен. Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге Ульяновск-Үзәк, Нурлат, Бөгелмә һәм Түгәрәк Алан станцияләрендә 4 янгын поезды урнашкан.     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International