Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 275 автобус чыккан.
 
Республика юлларында 289 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 186.
 
Казан аэропортыннан 47 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 6 халыкара рейслар. 1636 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1609 кеше килгән.
 
17 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяктан салмак җил. Температура -13 -18 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International