Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Юдино тимер юл төененең Хәрби һәм хезмәт даны бүлмәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
          Бүген Тимерьюлчылар мәдәният сараеның кече залында Юдино тимер юл төененең Хәрби һәм хезмәт даны бүлмәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.
          Юдино тимер юл төененең Хәрби һәм хезмәт даны бүлмәсе (элек музей дип аталган) 1980 елның 12 гыйнварында ачылган. Бүгенге көндә монда тимер юл белән бәйле 7 меңнән артык экспонат тәкъдим ителгән. Хәрәкәттәге состав макетларын Юдино локоматив депосының элекке слесаре Владимир Макаров эшләгән. Бүлмәдә якташыбыз лейтенант-танкист Юрий Красиковның хатларын һәм документларын хасиятләп саклыйлар.
          Хәрби һәм хезмәт даны бүлмәсенең горурлыгы булып тимер юлда поездларның йөрешен тәртипкә салу өчен хезмәт итә торган автомат тора. Уникаль музей предметлары арасында – хәзер дә эшли торган граммофон.
          Тантаналы чаралар кысаларында “Сталинградны саклаучылар” китабына презентация ясалды һәм музей хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International