“Россия тимер юллары” ААҖ челтәрендә компания хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен корпоратив социаль проект тормышка ашырыла

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
          “РТЮ” ААҖ челтәрендә компания хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен “РТЮ” ААҖ яшьләре” (2011-2015) кысаларында һәм “РТЮ” ААҖнең коллектив килешүе нигезендә “Гаилә альбомы” дип аталган корпоратив социаль проект тормышка ашырыла.
          Социаль программа тимерьюлчыларның гаиләләрен куроротлар зонасы шартларында сәламәтләндерү максатыннан оештырылган.
          “Гаилә альбомы” – эштән буш вакытта гаилә белән ял итүнең яңа форматы. Проектка 4 юнәлеш керә: физкультура-сәламәтләндерү, ял итү-күңел ачу, корпоратив һәм үсеш алу. Проект программасына көн саен спорт һәм күңел ачу чаралары, балалар һәм олылар өчен шоу-программалар, ата-аналар өчен тематик клублар, мастер-класслар, психологлар белән эш керә.
          Тулырак мәгълүматны “РТЮ” ААҖ сайтында алырга мөмкин.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International