Горький тимер юлының Казан төбәгендә эшләүче яшь хезмәткәрләр 9 яшьлек авыру бала Ярослав Сухаревка акча җыю максатыннан оештырылган хәйрия йөгерешендә катнаштылар

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
  Горький тимер юлының Казан төбәгендә эшләүче яшь хезмәткәрләр 9 яшьлек авыру бала Ярослав Сухаревка чит илдә дәвалану өчен акча җыю максатыннан оештырылган хәйрия йөгерешендә катнаштылар.
          Тимерьюлчылар ярышларда аерым да, команда белән дә катнаштылар. Моннан тыш, алар лоторея уйнатылганда да читтә калмадылар. Тимер юл хезмәткәрләре чарада Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе буенча башлыгы урынбасары Александр Черемнов булышлыгы белән катнаштылар. Хәйрия йөгереше башкалабызның “Казан” гаилә үзәге янында үтте.
          Горький магистраленең Казан төбәге командасы йөгерештә призлы икенче урын яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International