Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 273 автобус чыккан.
 
Республика юлларында 255 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 152.
 
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 8 халыкара рейслар. 1411 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1477 кеше килгән.
 
18 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез -9 -14 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International