Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 273 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.
Саба муниципаль районында 20 октябрьдән алып 30 декабрьгә кадәр “Байлар Сабасы бистәсен урап үтү” автомобиль юлының 0 нчы чакрымындагы өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Горький тимер юлының Казан төбәгендә 2016 нчы елның гыйнвар-сентябрь айларында билет бастыручы автоматлар ярдәмендә 348 меңнән артык билет сатып алынган. Иң күп билетлар саны түбәндәге станцияләрдә сатып алынган: Казан-1 – 69298, Нократ Аланы – 41969, Васильево – 41182 һәм Әмәт метросы – 35764.
Үкән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 11 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 34 очрагы, 30 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 343 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 19 халыкара рейслар. 3352 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3369 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 13 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 41 очрагы, 25 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 302 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Горький дирекциясенең Казан үзәге вокзалларында һәм пассажир платформаларында кышкы шартларда эшләргә әзерләү дәвам итә.
Мәскәү өлкәсендә реконструкциядән соң 268 нче номерлы “Татнефть” ягулык салу станциясе ачылган, ул Боровский шоссесының 16 км урнашкан.
Спартакиада-2016 кысаларында “Биектау” спорт комплексында (Биектау бистәсе) сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе тармаклары командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат узды.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 276 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.