Горький тимер юлының Казан төбәгендә 2016 нчы елның гыйнвар-сентябрь айларында билет бастыручы автоматлар ярдәмендә 348 меңнән артык билет сатып алынган. Иң күп билетлар саны түбәндәге станцияләрдә сатып алынган: Казан-1 – 69298, Нократ Аланы – 41969, Васильево – 41182 һәм Әмәт метросы – 35764.
Исегезгә төшерәбез, билет бастыручы автоматлар пассажирларга шәһәр яны поездларына билетларны акчага мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Билет бастыручы автоматларның эше төрле хезмәтләр өчен түләү буенча терминаллар эше белән охшаш (ТКХ, мобиль элемтә, Интернет челтәренә керү өчен түләү). Башта пассажир хезмәт күрсәтүгә запрос формалаштыра (бу очракта билет рәсмиләштерүгә), аннары, хезмәт күрсәтү шартлары белән танышкач (бу очракта бәя белән), шартлар белән килешә яисә хезмәттән баш тарта.