Сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе тармаклары командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат узды

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

 

Спартакиада-2016 кысаларында “Биектау” спорт комплексында (Биектау бистәсе) сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе тармаклары командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат узды.

 

Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы тармагы өчен Казанның “ПАТП-2” МУП спортчылары катнашты. Каты көрәш нәтиҗәсендә автотранспорт предприятиесе командасы чемпионат җиңүчесе булды.

 

Коллегаларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International