Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 276 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 16 халыкара рейслар. 3025 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3664 кеше килгән.
13 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Температура: +2 - +7 гр.