Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 273 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 16 халыкара рейслар. 3154 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3366 кеше килгән.
15 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +3 - +8 гр.