Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 279 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 48 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 19 халыкара рейслар. 3352 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3369 кеше килгән.
14 нче октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +3 - +8 гр.