2016 нчы елда гыйнвар-сентябрь айларында ерак араларга йөрүче поездларга 2 миллион 942 мең электрон билет сатылган, бу узган елның шул чорында рәсмиләштергәннән 1,7 тапкыр артыграк.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 13 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 44 очрагы, 34 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 377 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
2016 нчы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Горький тимер юлының тимер юл аркылы чыгу урыннарында 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 6 кеше зыян күргән.
Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 17 халыкара рейслар. 2670 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3023 кеше килгән.
2016 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә төп юлларның 23,6 чакрым өлешендә капиталь ремонт башкарылырга тиеш. Эшләр Ишлей-38 км разъезды, Траки-Канаш аралыкларында һәм 38 км разъезды станциясендә башкарылды.
Сосновка-Кизнер аралыгындагы юлларда ремонт эшләре башкару сәбәпле 11, 13, 14, 17, 18, 20, 21, 24 һәм 25 октябрьгә кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәле үзгәртелгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 43 очрагы, 34 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 325 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 276 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 30 очрагы теркәлгән.
7-9 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 58 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 161 очрагы, 141 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1203 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Узган шимбәдә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларның 1/8 финалы үткәрелде.