20 нче октябрьдән “Байлар Сабасы бистәсен урап үтү” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2016 елның 14 октябре, җомга

 

Саба муниципаль районында 20 октябрьдән алып 30 декабрьгә кадәр “Байлар Сабасы бистәсен урап үтү” автомобиль юлының 0 нчы чакрымындагы өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә суүткәргеч торбаларны реконструкцияләү планлаштырылган.

Урап узу өчен транспорт йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Сатыш-Байлар Сабасы автомобиль юлы, шулай ук Байлар Сабасы бистәсендәге Закиров һәм Вахитов урамнары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International