Казан үзәге вокзалларында һәм пассажир платформаларында кышкы шартларда эшләргә әзерләү дәвам итә

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

 

Горький дирекциясенең Казан үзәге вокзалларында һәм пассажир платформаларында кышкы шартларда эшләргә әзерләү дәвам итә. Предприятие барлыгы 17 вокзал һәм пассажирлар өчен биналар, 249 пассажир платформалары һәм 23 пассажир павильоннарында хезмәт күрсәтә.

          Казан үзәгенең мөһим юнәлеше булып пассажир комплексын салкыннарга әзерләү тора. Шулай итеп, вокзалларда җылыту системалары тикшерелгән, тәрәзәләр һәм ишекләр җылытылган, шулай ук бина фасадлары штукатурланган һәм буялган.

          Хәзерге вакытта Свияжск станциясен капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Вокзал бинасында җылыту, су белән тәэмин итү системалары  алыштырыла һәм электр чыбыклары ремонтлана. Шулай ук бинаның фасады яңартыла һәм вокзал яны территориясе төзекләндерелә. Станциянең ике пассажир платформасын капиталь ремонтлау буенча эшләр тулы көчкә бара.
          Ел ахырына кадәр Буа һәм Нократ Аланы вокзалларында агымдагы ремонт эшләрен үткәрү планлаштырыла.

          Пассажирлар өчен җайланмаларны кышкы чорда кардан һәм чүптән чистарту өчен предприятие подрядчы оешмалар белән килешүләр төзегән. Казан үзәге хезмәткәрләре махсус кышкы кием белән 100% тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International