ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 18 халыкара рейслар. 2647 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2845 кеше килгән.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

ТР Лениногорск муниципаль районында Камышлы елгасы аша үтүче күперне ремонтлау төгәлләнде һәм хәрәкәт ачылды. Күпер “Лениногорск-Карабаш” автомобиль юлының 1 нче чакрымында урнашкан.

Казанда 19 нчы октябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр Пушкин һәм Бассейн урамнары хәрәкәт өчен өлешчә ябылачак.

 

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 15 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 30 очрагы, 18 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 270 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 263 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 12 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 34 очрагы теркәлгән.


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

 

Татарстан башкаласында Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален (ЮТМ) хуплау акциясе узды. "Казан-2" тимер юл вокзалы бинасында оештырылган чара мәгълүмати кампаниянең төгәлләнүе булды.

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 13 халыкара рейслар. 2894 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2408 кеше килгән.

Казанда 17 октябрьдән алып 26 октябрьгә кадәр Себер тракты урамының 44а номерлы бинасы янындагы транспорт йөри торган өлеше ябыла.


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һөнәри бәйрәм алдыннан юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады.

 

 

Бүген Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында Алнаш-Бөгелмә тимер юлы аша юл үткәргеч тантаналы төстә ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International