Республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 11 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 34 очрагы, 30 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 343 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Октябрьнең 13 көне эчендә республикада 210 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше һәлак булган һәм 228 кеше төрле тән җәрәхәте алган.