Мәскәү өлкәсендә реконструкциядән соң 268 нче номерлы “Татнефть” ягулык салу станциясе ачылган

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Мәскәү өлкәсендә реконструкциядән соң 268 нче номерлы “Татнефть” ягулык салу станциясе ачылган, ул Боровский шоссесының 16 км урнашкан.

Компаниянең автоягулык станциясе ачылу тантанасында “Мәскәү өлкәсе татар милли үзәге” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Әнвәр Софинов һәм “Татарстан” сәүдә йорты вәкиле Александр Межберг катнашты.

268 нче номерлы ягулык салу станциясе яңартылган форматта реконструкцияләнгән. Заманча дизайн динамиканы, үсүгә һәм хәзерге заманга омтылышны чагылдырырга юнәлдерелгән. Автоягулык станциясе өзлексез эшләү өчен иң яңа системалар белән җиһазландырылган һәм ягулык сыйфатына һәм сервисына карата дәгъваларның югары таләпләренә җавап бирә.

Станциядә Аи-95, Аи-92 маркалы бензиннар, дизель ягулыгы (шул исәптән “ТАНЕКО” АҖ җитештергән) гамәлгә ашырыла. Түләү өчен банк һәм ягулык карталары, шулай ук “Татнефть”ның бүләк сертификатлары кабул ителә. Станциядә товарлар ассортименты зур булган кибет эшли.

Автоягулык станциясе “Внуково” халыкара аэропортын ерак түгел урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International