ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

“Казан” халыкара аэропорты “Россия һава капкалары” милли премиясенең “Иң яхшы аэропорт 2017” номинациясендә җиңүче булды Тантаналы бүләкләү чарасы бүген Мәскәүдә Гражданлык авиациясенең V милли күргәзмәсе кысаларында үтте.

Агымдагы елның гыйнвар аенда “Бигеш” халыкара аэропорты хезмәтләре белән 48 643 пассажир файдаланган - үсеш 20% тәшкил иткән. Йөк әйләнеше дә уңай динамика күрсәткән, аның үсеше гыйнварда 3%ка арткан. 

Республика юлларында 481 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 296. 


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген «Татар-информ» МА Татарстан Республикасында гражданнар авиациясен үстерүгә багышланган пресс-конференция узды. 

Быел «Бигеш» аэропорты территориясендә SSJ-100 һава судноларына техник хезмәт күрсәтү станциясен ачу планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә  аэропортның коммерция директоры Феликс Козлов хәбәр итте.

Хәзерге вакытта авиация, су, тимер юл транспорты объектларында,  Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә. Барлык трассалар транспорт хәрәкәте өчен ачык.

Бүген иртән Казан елга порты Казан - Югары Ослан юнәлеше буенча йөрүче һава мендәре судноларының эшен башлап җибәргән.


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Оператив мәгълүматлар буенча, 16.30 сәгатьтә «Казан» халыкара аэропортының эше штат режимында торгызылган. Исегезгә төшерәбез, аэропорт 16.00 сәгатькә кадәр ябылган иде. 

13.00 сәгатькә оператив мәгълүмат буенча, Татарстан Республикасы территориясендәге федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында 173 берәмлек кар чистарту техникасы эшли.

Azur Air авиакомпаниясе 26 майдан алып  29 сентябрьгә кадәр «Бигеш»   аэропортыннан Даламанга 10-11 көнгә 1 тапкыр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә рейслар башкарачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International