Оператив мәгълүматлар буенча, 16.30 сәгатьтә «Казан» халыкара аэропортының эше штат режимында торгызылган. Исегезгә төшерәбез, аэропорт 16.00 сәгатькә кадәр ябылган иде. Начар метеошартлар «Казан» халыкара аэропортында очышларның даими йөрешенә тәэсир иткән: Шардж, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән рейслар запас аэродромнарга утырганнар.
«Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортлары шулай ук штат режимында эшлиләр.