Azur Air авиакомпаниясе 26 майдан алып 29 сентябрьгә кадәр «Бигеш» аэропортыннан Даламанга 10-11 көнгә 1 тапкыр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә рейслар башкарачак. Бигештән Даламанга очу вакыты - 12:35, Даламаннан Бигешкә килү вакыты - 11:45. Билетлар Anex Tour операторының турпакетлары составында сатыла башлады.
Исегезгә төшерәбез, Төркиянең популяр курорт шәһәре Мармарис (Даламан аэропортыннан 90 км ераклыкта урнашкан) һава юнәлешләре буенча Россиянең җиде шәһәре белән тоташкан. Түбән Кама сигезенче шәһәр булачак.