“Казан” халыкара аэропорты “Россия һава капкалары” милли премиясенең “Иң яхшы аэропорт 2017” номинациясендә җиңүче булды Тантаналы бүләкләү чарасы бүген Мәскәүдә Гражданлык авиациясенең V милли күргәзмәсе кысаларында үтте.
2017 елда аэропорт үз тарихында беренче тапкыр 2 млн. 600 мең пассажирга (үсеш 37% тәшкил иткән) хезмәт күрсәткән. Шул ук вакытта халыкара рейсларда пассажирлар агымы ике тапкырга арткан.
Пассажирлар агымы арту һәм елга 2 млн. пассажирга хезмәт күрсәтү дәрәҗәдәсе белән «Казан» аэропорты үзе өчен һава гаваненда яңа конкурс категориясенә күчте – елга пассажирлар агымы 4 млн. пассажирга кадәр булган аэропортлар.