Агымдагы елның гыйнвар аенда “Бигеш” халыкара аэропорты хезмәтләре белән 48 643 пассажир файдаланган - үсеш 20% тәшкил иткән. Йөк әйләнеше дә уңай динамика күрсәткән, аның үсеше гыйнварда 3%ка арткан.
2018 ел нәтиҗәләре буенча Бигеш пассажирлар агымын эчке һәм халыкара юнәлешләрдә арттыруга ирешүне, һәм 630 754 кеше күрсәткеченә җитүне планлаштыра. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елның гыйнвар аенда куелган максатка ирешү өчен яхшы темп бирелде: 11 гыйнварда «Бигеш» аэропортыннан «Оренбуржье» авиакомпаниясе Түбән Новгородка рейс ачып җибәрде. 6 марттан «РусЛайн» авиакомпаниясе Бигештән Екатеринбург һәм Минераль Суларга ике яңа юнәлеш ачачак.
«Бигеш» халыкара аэропорты язгы-җәйге навигациягә актив әзерләнә. Бүген «Ижавиа», «Нордавиа», «Саратовские Авиалинии» һәм Nordwind Airlines авиакомпанияләренең Анапа, Сочи һәм Симферополь рейсларына билетлар ирекле сатуда.
Апрельдән Антальяга һәм Тунисның курорт шәһәре Монастирга, ә майдан Даламанга туры рейслар старт алачак.