Татарстанда авиация тармагы ышанычлы үсеш темплары күрсәтә

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Бүген «Татар-информ» МА Татарстан Республикасында гражданнар авиациясен үстерүгә багышланган пресс-конференция узды. Спикерлар – ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров, «Бигеш» АҖ  халыкара аэропорты коммерция директоры Феликс Козлов, Татарстанның «ЮВТ АЭРО» АҖ авиакомпаниясе генераль директор урынбасары Станислав Козленко, «Казан» халыкара аэропорты вәкиле Михаил Колобов.

Алексей Сидоров үз чыгышында әйткәнчә, Татарстанда авиация тармагы ышанычлы үсеш темплары күрсәтә. Ул республика аэропортларының узган елны пассажирлар агымы күрсәткечләре буенча үсеш белән тәмамлануын (Казан аэропортында үсеш 37% тәшкил итте, Бигеш – 54%, Бөгелмә – 4,7%) искә төшерде.

Алексей Сидоров Татарстанның эчке авиаташулар базарында позицияләрен ныгытуны дәвам итүен ассызыклады. 2017 елда республика авиаташуларны субсидияләү программасы буенча 13 маршрутны финанслауда катнашты. Хәзерге вакытта Росавиация субсидияләнүче маршрутлар исемлегенә, Татарстан финанслауга өлеш керткән, 12 юнәлешне кертте инде. Татарстан 2018 елга барлыгы 24 маршрут буенча финанслауда катнашуын белдерә, шул исәптән Ярославль, Төмән, Әстерхан һәм Барнаул шәһәрләренә рейсларны да.

 Шулай ук А. Сидоров билгеләп үткәнчә, республика аэропортларыннан төбәк авиаташулары үсешенә үз өлешен Татарстанның «ЮВТ АЭРО» компаниясе кертә. 2017 елда алар өчен зур вакыйга булган -  ноябрьдә алар ике йөз меңенче пассажирга хезмәт күрсәткәннәр.  Хәзерге вакытта авиакомпания яңа типтагы һава судноларын сайлау буенча эш алып бара, перспективада  2018 ел азагыннан  эксплуатацияләүне үзләштерү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International