Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 123 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 481 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 296.

Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 10 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3165 кеше килгән, 2808 пассажир киткән.

7 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар, көньяктан талгын җил. Температура: -6 - -11 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International