11.00 сәгатькә оператив мәгълүмат буенча, Казанда «Буран» планын керү белән бәйле рәвештә, «Башкала» һәм «Көньяк» автовокзалларыннан автобуслар рейсларга чыгарылмаган. «Көнчыгыш» автовокзалыннан линиягә Казан-Аэропорт маршруты буенча 1 генә автобус чыккан. «Төньяк» автовокзалы мәгълүматлары буенча Казан-Яшел Үзән юнәлеше линиясенә 70 автобус чыккан.
Төнлә республика юлларында 333 берәмлек кар чистарту техникасы эхшләгән, 1210 тонна ком-тоз кушылмасы сибелгән. Көндез 9 генераль подрядчы оешмалардан 484 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтәчәк.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында район эчендә йөрүче автобус маршрутларында пассажирлар ташу системасын камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартлары начарлануы көтелә.
Республика юлларында 325 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 159.
2018 нче елга очышларның җәйге җәдвәлендә Nordwind Airlines авиакомпаниясе 29 апрельдән 26 октябрьгә кадәр “Бигеш”тән Тунистагы Монастир ял итү шәһәренә рейслар башкарачак.
Федераль пассажир компаниясе 26 гыйнвардан 26 нчы апрельгә кадәр Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча йөрүче поездларга махсус тарифлар тәкъдим итә.
Республика юлларында 337 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 189.
Яр Чаллыда автобус һәм трамвайда йөрү өчен бердәм юл билеты белән файдаланырга мөмкин булачак.
2 нче июньнән җәйге җәдвәлдә «Ижавиа» авиакомпаниясе «Бигеш» аэропортыннан Сочи, Анапа һәм Симферополь шәһәрләренә очышлар башлый.