Быел «Бигеш» аэропорты территориясендә SSJ-100 һава судноларына техник хезмәт күрсәтү станциясен ачу планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә аэропортның коммерция директоры Феликс Козлов хәбәр итте.
Техник хезмәт күрсәтү станциясен ачарга Татарстан компаниясе «Тулпар Техник» ниятли, - диде спикер.
Козлова сүзләренә караганда, яңа станция «Бигеш» аэропорты территориясендә урнашкан заманча ангар комплексында урнаштырылачак. «Аэропорттагы ангар комплексы зур һава судноларына да хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте ул.
Аэропортның коммерция директоры ассызыклаганча, бу проектның төп идеясе - киләчәктә МС-21 самолетларына техник хезмәт күрсәтүне җайга салу.