Казан - Югары Ослан юнәлеше буенча йөрүче һава мендәре судноларының эше торгызылган

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Бүген иртән Казан елга порты Казан - Югары Ослан юнәлеше буенча йөрүче һава мендәре судноларының эшен башлап җибәргән.

Исегезгә төшерәбез, Суднолар Казан елга портыннан көн саен 07.00, 09.00, 12.00, 15.00, 17.00 сәгатьтә кузгалып китә. Юлдагы вакыт 8 минут. Югары Осланнан кире якка «мендәр» килгәч үк китә: 07.10, 09.10, 12.10, 15.10, 17.10 сәгатьтә. Эш көннәрендә өстәмә рейс оештырылган, Казаннан 07.40 китә, Югары Осланнан кире якка 17.50 китә. Судно 7-9 кеше сыйдырышлы. Билет бәясе – 97 сум.

Шулай ук, теләүчеләр өчен «Татфлот» ял һәм бәйрәм көннәрендә 13.00 һәм 13.45 сәгатьтә Идел буенча ярты сәгатьлек сәфәр оештыра. Билет бәясе 300 сум тәшкил итә, 5 яшьтән алып 10 яшькәчә балаларга - 150 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International