Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Хәзерге вакытта авиация, су, тимер юл транспорты объектларында,  Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә. Барлык трассалар транспорт хәрәкәте өчен ачык.

Төнлә республика юлларында 657 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 484. Үткән тәүлектә 1800 тонна ком-тоз кушылмасы сибелгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 51 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 47 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 10 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 1784 кеше килгән, 1938 пассажир киткән. 1сәг. 40 мин. алып 22 сәгатькә кадәр тоткарлык белән 14 рейс башкарылган. Сәбәбе – кар яву һәм самолетларның соңрак килүе.

6 нчы февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кар, җил көньяктан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -2 - -7 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International