13.00 сәгатькә оператив мәгълүмат буенча, Татарстан Республикасы территориясендәге федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында 173 берәмлек кар чистарту техникасы эшли.
Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 506 берәмлек махсус техника юлларны кардан чистарта, бозлавыкка каршы материаллар сибә. Хәзерге вакытта, узган тәүлекне исәпкә алып, 1600 тонна ком-тоз кушылмасы таратылган.