ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Тимер юлның җир түшәмәсе яхшы хәлдә булу поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче факторларның берсе булып тора. Шуңа күрә, җир түшәмәсен, шулай ук су тарата торган, ныгытучы һәм саклаучы корылмаларны яхшы хәлдә тоту өчен зур игътибарлылык кирәк.

2013 нче елның 4 сентябрендә Казан шәһәренең “Казан ярминкәсе” ААҖендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында юллар төзелешендә республика җитештергән нефть, химия продукциясен куллану буенча түгәрәк өстәл утырышы үтте.

2013 ел башыннан алып Горький тимер юлының Казан төбәгендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында автомобиль транспорты катнашында 5 юл-транспорт һәлакате булган, аларның 2се Татарстан Республикасы территориясендә, 7 кеше зыян күргән.

4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Тимер юлны модернизацияләү буенча эшләрнең үзенчәлеге булып гади ремонт кына түгел, ә тулысынча яңа тимер юл барлыкка китерү тора. Ул иң яңа технологияләр һәм заманча материаллар кулланып төзеләчәк. 

3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Техникум 1985 нче елдан бирле тимер юл инфраструктурасына кадралар әзерли. Ул тимерьюлчылар белән Горький тимер юлын гына түгел, күрше юлларны да тәэмин итә. 2013-2014 уку елында техникумда 600дән артык кеше укыячак, бу узган ел белән чагыштырганда 100 кешегә артыграк. Аларның 60 студенты максатлы юнәлеш буенча. Шулай ук абитуриентларның географиясе дә киңәйде: Приморски краеннан Татарстанга кадәр.


2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Җомга көнне 30 нчы августта Казанда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин “Көнбатыш Европа-Көнбатыш Кытай” Халыкара автомобильләр ярышында катнашучылар белән очрашты.

29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның 1 сентябреннән 10 яшьтән өлкәнрәк булган мәктәп укучылары өчен ерак арага йөрүче поездларның уртак, плацкарт һәм утыру өчен урыннары булган вагоннарына 50% ташлама каралган.
Акциянең максаты – “Әйләнә-тирә мохитне саклау – 2013” елы кысаларында Россия шәһәрләре һәм төбәкләренең экологик хәлен яхшырту, халыкның экологик культурасын арттыру.
Куйбышев тимер юлы полигонында 2013 нче елның 7 ае эчендә Интернет аша 607 меңнән артык билет сатылган, бу 2012 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда 65,3% артыграк (367 мең урын).
25 нче августта Балалар тимер юлында 2012-2013 уку елы уңышлы гына тәмамланды. Әлеге вакыт эчендә балалар юлында 800 артык кеше шөгыльләнде. Йомгаклау тесты нәтиҗәләре буенча 310 яшь тимерьюлчы икенче ел укуга, 300ләп – өченче ел укуга күчерелделәр. 193 яшь тимерьюлчы Казан Балалар тимер юлын тәмамлау таныклыгы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International