ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2013 ел
чәршәмбе

6420/6425 нче Казан-В.Поляны поезды Шемордан станциясенә кадәр барачак, Шемордан-В.Поляны участогында расписаниедән чыгарылачак.       

Хәзерге вакытта Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә модернизацияләнгән ялганмасыз КТСМ-02 техник чара комплексын кую буенча эшләр алып барыла. Ул хәрәкәттәге составның ватык урыннарын табу өчен билгеләнгән.

27
август, 2013 ел
сишәмбе
Нужьялы-Табашкино аралыгында капиталь төзекләндерү эшләре башкару өчен 5051/5054, 6451/6454 нче поездлар 3 һәм 10 сентябрьдә расписаниедән чыгарылачаклар: 5051/5054 нче Йошкар-Ола һәм 6451/6454 нче Табашкино-Яранск поездлары расписаниедән чыгарыла.
2013 нче елның 3-10 сентябрендә «ФПК» ААҖ пассажирларга махсус тарифлар буенча купе вагоннарга билетлар алырга тәкъдим итә. Акция төрле маршрут буенча ерак араларга йөрүче поездларга 2013 нче елның 17-24 октябрендә гамәлдә була.

24
август, 2013 ел
шимбә
Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең «Казанда 2013 елгы Универсиада чорында транспорт белән тәэмин итүгә нәтиҗә ясау»га багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

23
август, 2013 ел
җомга

ТР Биектау районында «Биектау станциясе – Биектау поселыгы» автомобиль юлында тротуарлар төзелгән һәм ясалма яктылыкның баганалары куелган.

Самарада Куйбышев тимер юлында тартып баручы хәрәкәттәге состав эшен оператив-техник барлау үзәгенең иң яхшы операторын билгеләү буенча конкрс булып узды.


22
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы августтан 30 нчы октябрьгә кадәр суүткәргеч трубаларны төзекләндерү эшләре бару сәбәпле Норлат-Чуаш Тимерлегеавтомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.

24 нче августта “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының “2013 елда Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы транспорт белән тәэмин итү нәтиҗәләре” темасына киңәйтелгән коллегия утырышы узачак. 

2 нче сентябрьдән 6925 нче Кизнер-Казан поезды Куркачи-Казан участогында үзгәргән расписание буенча йөриячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International